Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Чаллы башкарма комитеты хәрби гаиләсен уллары туу белән котлады

0

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә хәрби хезмәткәрнең яңа туган баласын чыгардылар. Нәфис исемле хәрбинең гаиләсендә малай туды. Әнисе Оксананы һәм яңа туган сабыйны олы балалары да каршы алды.

Хәрбине гаиләсе ишәю белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов котлады. Ул яшь әнигә шәһәрдән бүләкләр һәм 100 мең сум акча тапшырды: бу Чаллыда традициягә әйләнде.

Тантанада ир белән хатынның әти-әнисе дә булды.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

AFP: Медведев заплатит штраф в 76 тысяч долларов за поведение на Australian Open






Не пейте эти помои: названы марки кофе, которые не стоит брать даже по акции

Родители жалуются на отравление детей парами краски в московской школе

Российские производители специй начали повышать цены

Страницы нашей истории 22