Фигуралы шуучы Алинә Заһитова «Ел татары 2024» бәйгесендә махсус бүләккә лаек булды
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Хранители времени» боз шоуы өчен «Ел татары 2024» бәйгесендә махсус бүләккә лаек булды.
Шулай ук спортчы булачак фигуралы шуу мәктәбендә яшьләрне үзе өйрәтәчәге турында сөйләде.
«Мин анда тренер булачакмын, консультацияләр бирәчәкмен һәм яшь тренерларны яшьләр белән дәресләргә җәлеп итәргә тырышачакмын», – дип сөйләде журналистларга Алинә Заһитова.
Фигуралы шуу мәктәбен «Водник» футбол стадионы урынында булдыру планлаштырыла.
2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, алар фигуралы шуу мәктәбе проектын тормышка ашыру турында фикерләште. Декабрьдә ул тренер карьерасы белән шөгыльләнү ниятен әйтте. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов мәктәпне Казанның елга порты тирәсендә төзергә теләүләрен белдерде.
Баштарак Леонов мәктәп быел ачылачак дип хәбәр иткән иде. Соңрак 2024 елның җәендә төзелеш башлану турында гына сүз барды. Күптән түгел ул Казанда Заһитова мәктәбе өчен инвестор ел ахырына табылачак, дип ышандырды.