Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Алексей Песошин Казанда узачак XIX Россия венчур форумының даталарын игълан итте

0

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте йортында Казанда узачак XIX Россия венчур форумының даталарын игълан итте.

«Форум 2025 елның 9-11 апрелендә узар дип көтелә. Әлеге уңайдан фикер алышуны таләп иткән мәсьәләләр бар», - диде Песошин, форумга әзерлек буенча оештыру комитетының икенче утырышын ачып.

XIX Россия венчур форумы өч көн дәвам итәчәк. 9 апрельдә Иннополиста берничә вакыйга (панель дискуссияләр, визионер лекцияләре, профильле b2b-очрашулар) планлаштырылган. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге 10-11 апрельдә форумның мәйданчыгы булачак, анда конгресс чаралары, пленар утырышлар һәм стартапларның питч-сессияләре узар дип көтелә.

Барлык стадияләрдә технологик эшкуарлык һәм венчур инвестицияләренә ярдәм күрсәтү алымнарын үстерү, стартаплар, инвесторлар һәм корпорацияләр арасында яңа партнерлыклар формалаштыру - Россия венчур форумының оештыручылар билгеләгән максатлары әнә шулар.

«XVIII Россия венчур форумы «Технологик эшкуарлык – югары компетенцияләр киңлеге» дигән шигарь астында үтте. Ул үзара тәҗрибә алмашу һәм инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итеп кенә калмады, ә тиз үсә торган технологик компанияләргә булышуга да игътибар юнәлтте», - дип искәртте Татарстан Премьер-министры.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Екатерина Александрова вышла в полуфинал турнира в Линце, где сыграет с Каролиной Муховой






Елизавета Боярская, Виктория Исакова, Елена Лядова, Владимир Вдовиченков, Сергей Безруков и Агата Муцениеце на премии "Золотой орёл"

"Кристалл" сыграл вничью с ленинградцами

Зима еще даже не началась: Роман Вильфанд рассказал, когда нагрянут сумасшедшие морозы

Аллергикам порекомендовали готовиться к началу сезона цветения в Москве