Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Казанда сөрем газы белән агуланган өч баланы хастаханәдән чыгардылар

0

Казанда сөрем газы белән агуланган өч баланы Балалар республика клиник хастаханәсеннән чыгардылар. Табиблар сүзләренчә, алты һәм сигез яшьлек ике малай, шулай ук 2024 елгы нәни бала үзләрен канәгатьләнерлек хис итә.

Фаҗига берничә көн элек Солидарность урамындагы 26 нчы йортта булган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә.

«Фатирда газ плитәсе һәм су җылыта торган колонка бар. Соңгы мәртәбә техник хезмәт күрсәтү узган елның 26 декабрендә була. Фаҗигадән соң тарту көчен тикшерәләр – тәрәзләр ябык булганда ул көчсез була. Фатирда плитәне һәм колонканы сүндергәннәр. Күршеләренең дә газларын вакытлыча аерып торганнар», – дип сөйләделәр Торак инспекциясендә.

Шушы ук йортта моңа охшаш хәл бер ай элек тә була. Бер гаилә кислород җитмәүдән зыян күрә. Ике очракта да сөрем газы белән агулану сәбәбе – ванна бүлмәсендәге вентиляция каналында урнаштырылган вентилятор булырга мөмкин. Газ хезмәте герметиклыкны тикшерү өчен фатирдагы төтенгечләргә төтен җибәреп караячак.

«Пластик тәрәзәләр, мәҗбүри вентиляция һәм башка җиһазлар куяр алдыннан белгечләр белән киңәшергә кирәк. Яхшы нәтиҗә вәгъдә итүче җиһаз сатучылар белән түгел, ә идарәче компания һәм газовиклар белән. Матурлыйм дип, фаҗига килеп чыгарга мөмкин», – дип йомгакладылар торак инспекциясендә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина выходит в третий круг WTA-500 в Брисбене после трёхчасовой борьбы






Цирки, театры, экскурсии: куда сходить с ребёнком на новогодних каникулах

«Шеф, всё пропало!» По результатам 2024 года на российском рынке недвижимости наметилась катастрофа, а что в Севастополе?

В столичном главке Росгвардии сняли новогодний клип

В Москве 2 января ожидается дождь с мокрым снегом и сильный ветер