Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Гүзәл Уразова «Алга атларбыз» җыры турында: Милләттәшләребезгә рухи азык

0

Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова «Пирамида» концертлар залында узган «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын тәмамлап, милли рухта язылган «Алга атларбыз!» җырын башкарды, әлеге җыр музыкаль мәйданчыкларда күптән түгел тәкъдим иткән иде.

Аның текстын танылган шагыйрә, күп хитлар авторы Айгөл Вәлиуллина язган, көен Риназ Фазлыйәхмәтов иҗат иткән. Гүзәл Уразова журналистларга әлеге җырның тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителүе турында сөйләде.

«Бик зур рәхмәт тамашачыларга, «Алга атларбыз!» җырын бик якын иттеләр. Бу җыр бүгенге көндә бик кирәкле. Кая гына барсак та, ә без Рәсәйнең төрле почмакларында булабыз, төрле төбәкләр буенча безнең елына 200дән артык концерт куела. Безнең милләттәшләребезгә ул рухи азык кебек кирәкле икәнен күрәбез. Тамашачылар аны терәк булган Казаныбыздан килгән рухи көч, бердәмлек җыры дип кабул итәләр», – дип сөйләде җырчы.

Шулай ук Гүзәл Уразова «Алга атларбыз!» җырын төрле төбәкләрдә һәрвакыт көтеп алулары, басып башкарулары турында әйтте.

«Бөтен шәһәрләрдә дә аягүрә басып тыңлыйлар һәм зур рәхмәтләр әйтеп озатып калалар. Әлеге җыр бүген юкка гына шушы сәхнәдән чарага нәтиҗә буларак яңгырамады, ул чыннан дә милләтебезне, безне берләштерә торган җыр. Аның яшьләр дә, киләсе буыннар да шушы дәрәҗә кабул итеп тыңласыннар иде», – дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Уразова.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Русские теннисистки Андреева и Шнайдер выходят в финал WTA в Брисбене






В Московский зоопарк доставили двух малайских медвежат

SHOT: в Москву-реку упал автомобиль Volkswagen Polo

Водитель упавшей в Москва-реку иномарки погиб

Водителя, упавшего автомобиля в Москву-реку, нашли мертвым