Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Яшь казанлылар өчен «Яңа елдан башлыйм» дип аталган дүрт көнлек лаборатория эшләячәк

0

Казанның «Елмай» паркында 3 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр «Яңа елдан башлыйм» балалар лабораториясе оештырыла. Проектка 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар кушыла ала, дип хәбәр итте балалар иҗтимагый киңлеге командасы.

Лаборатория кысаларында катнашучыларны төрле юнәлешләр буенча чаралар көтә: иҗат, медиа һәм коммуникацияләр, архитектура дизайны, экология һәм дипломатия. Балалар шәһәр институцияләре турында белә һәм фикердәшләре белән таныша алачак. Сменалар якынча дүрт сәгать – 11:00 дән 15:30 га кадәр узачак (вакыт үзгәртелергә мөмкин).

Урыннар саны чикләнгән – 24 декабрьгә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Лабораториягә сайлап алынган кандидатлар кушылачак. Шулай ук балаларны тукландыруга 2000 сум күләмендә ата-ана түләве кертү таләп ителә.

Чараны Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия берләшмәсе һәм «Архибалалар» оешмасы оештырган.

Билгеле булганча, бәйрәм көннәрендә шәһәрнең 28 җәмәгать урынында 106 чара оештырыла. Халык һәм туристлар өчен театральләштерелгән тамашалар, музыкаль кичәләр һәм бию кичәләре, орнитологик йөреп кайтулар, мастер-класслар һәм башкалар әзерләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Красноярская теннисистка Мирра Андреева выиграла турнир WTA 1000 в Дубае






Новый вирус атакует Москву, горожане жалуются на тяжелое течение болезни

Мантуров оценил возможное возвращение зарубежных авиастроителей в Россию

Президенту Польши Дуде пришлось ждать целый час 10-минутной встречи с Трампом

Осенью начнет регулярное движение первый беспилотный трамвай с пассажирами