Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Казанның «Наташа» хосписында намаз уку бүлмәсе ачылды

0

19 декабрьдә Казан шәһәренең «Наташа» хосписында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылышы тантанасы узды. Әлеге чарада Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Наташа» хосписының генераль директоры Владимир Вавилов, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Намаз бүлмәсен ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру өстендә эшләүчеләргә – медицина-социаль учреждение җитәкчелегенә һәм коллективына, хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Бу намаз бүлмәсе пациентларга, аларның якыннарына һәм дусларына зур бүләк булды.

«Наташа» хосписында мөселманнар һәм православие динен тотучылар өчен гыйбадәт бүлмәләре Владимир Вавиловның башлангычы белән булдырыла. Аның тырышлыгы белән хоспис бинасында намаз бүлмәсе (мүсаллә) һәм часовня эшләнә, бирегә кереп гыйбадәт кылырга, җаныңа тынычлык табарга мөмкин, шулай ук авыруларның хәлен белергә имам Ирек хәзрәт һәм атакай Роман килә.

Намаз уку бүлмәсен җиһазландыру эшләре «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм битараф булмаган дин кардәшләр тарафыннан башкарылган.

Намаз уку бүлмәсенең гомуми мәйданы – 80 квадрат метр һәм ул якынча 50 кешене сыйдыра. Биредә ир-атларга һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тәһарәт алу өчен уңайлыклар бар. Бүлмәгә зур келәм (намазлыклар), минбәр, шәмаилләр урнаштырылды.

Хоспис рәсми рәвештә Рамазан аеның 26нчы көнендә (2024 елның 5 апрелендә) ачылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева пробилась в полуфинал турнира WTA-1000 в Дубае






Лекция о вкладе архитектора Бове в возрождение Москвы пройдет на площадке Департамента градостроительной политики

Заммэра Москвы Сергунина рассказала о волонтерской акции «Улицы героев»

Эксперт Бийчук предупредил о новом виде телефонного мошенничества в РФ

Текущая информация о закрытых автомобильных дорог в Оренбургской области