Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Мөслимдә яшь белгечләр фотокүргәзмәсе ачылды

0

Бүген Мөслимдә «Яшьлек» спорт комплексында үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. «Яшьләр сайлый!» дип исемләнгән әлеге күргәзмәне «Август-Агро» идарәче компаниясе оештырган. Бу хакта «Мөслим-информ»да Фәридә Гайнетдинова яза.

Күргәзмәгә куелган фотоларда компаниядә эшләүче яшь егет-кызлар белән танышырга мөмкин. Күргәзмә Мөслимдә бер ай дәвамында эшләячәк.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, компания җитәкчелеге, күргәзмәгә куелган портрет геройлары һәм Мөслим аграр көллияте укучылары катнашты.

Компаниянең генераль директор урынбасары Илнар Харисов чараны ачты һәм Мөслим халкын әлеге күргәзмә белән танышырга чакырды. Бигрәк тә яшьләргә компаниядә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Марина Бәдретдинова бүген компания җитәкчелегенә шундый эчтәлекле күргәзмә оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Август-Мөслим» агрофирмасында эшләүче алдынгы комбайнер, механизатор Фаил Гизтдинов яшь егет-кызларга авыл хуҗалыгында эшләүдән курыкмаска чакырды. «Август-Агро» компаниясендә 160 комбайн исәпләнә. «Август-Мөслим» агрофирмасында хезмәт куючы комбайнер егетләр беренче җиделектәге урыннарны билиләр. «Иң яхшы комбайнер» титулына ия булган Фаил Гизтдиновка компаниянең кубогы тапшырылды. Агрофирманың яшь комбайнерлары инде өченче ел рәттән супер-кубокка ия булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Андреева за день выиграла два матча на турнире WTA-1000 в Дубае






Бубен из интернета, дай силу: как маркетплейсы сделали эзотерику массовым продуктом

Песков опроверг слухи о визите Дональда Трампа на 9 мая в Москву

Лавров указал на трагикомический элемент выступления Каллас на G20

Молодая девушка: что значит «тян» и когда уместно это слово