Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Агрокомплекста яшь хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелүче түләүне арттырырга җыеналар

0

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында карьерасын башлаган яшь белгечләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен берничә тапкыр арттырырга ниятлиләр. Биредә белем бирү учреждениесен тәмамлаган елда эшкә урнашкан һәм агросәнәгать комплексында ким дигәндә өч ел эшләргә вәгъдә биргән югары яки урта махсус белемле хезмәткәрләр хакында сүз бара.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләгән ТР Хөкүмәте карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Хәзерге вакытта югары уку йортын тәмамлаучылар өчен түләү күләме – 300 мең, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен 150 мең сум тәшкил итә. Әгәр үзгәрешләр кабул ителсә, яшь белгечләрнең ике категориясе өчен дә түләү 750 мең сумга кадәр артачак. Аны гариза тапшырган вакытта әле 35 яше тулмаган кешеләр алырга хокуклы.

Шушы ук карар белән 7,5 мең сум күләмендәге айлык түләү гамәлдән чыгарыла. Хәзерге вакытта ул яшь хезмәткәрләргә эшкә урнашканнан соң бер ел дәвамында түләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не прошел в третий раунд турнира серии "Мастерс" в Индиан-Уэллсе






Менеджер Артиста. Менеджер по работе с артистами. Музыкальный менеджер артиста. Концертный менеджер артиста.

Аномальные морозы будут в середине марта: синоптики сообщили о возвращении зимы

«Отказало зрение». Вдова Баталова от стресса полностью ослепла

Мингосуправления Подмосковья напомнило об онлайн-оформлении документов из архивов