Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Әлмәттә узган «Әдәби атнакич» проектында Рифат Сәлах һәм Эльвира Һади катнашкан

0

19 декабрьдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында узган «Әдәби атнакич» проектында шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Сәлах һәм «Белла» халыкара премиясе лауреаты Эльвира Һадиева килгән иде, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге.

Проектның оештыручылары — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды. Алар икесе дә «Татнефть» компаниясенең Саҗидә Сөләймәнова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреатлары, шул премиянең стипендиатлары.

Очрашуда Әлмәт студентлары, мәктәп укучылары, Әлмәт театры артистлары, язучылар һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Чараны ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе Равил Сабыр алып барды.

Анда «Шагыйрь булуның нинди бонуслары бар? Шигырьне кәгазьгә язасызмы, компьютергамы, телефонгамы? Сезнең өчен социаль челтәрләр нинди дөнья: акмы, карамы? Электрон китапларга, аудио-китапларга карашыгыз нинди? Шигырь язу ләззәтме ул, әллә авыр хезмәтме?» кебек сорауларга җаваплар эзләделәр.

Очрашу ахырында, нәтиҗә ясап, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова «Әдәби атнакич» проектының уңышлы старт алуы һәм һичшиксез 2025 елда да дәвам итәчәге турында әйтте. «Бик җылы, җанлы очрашу булды бүген, бар кеше дә канәгать калды дип беләм. Киләсе очрашканнарга кадәр!» — диде ул.

Исегезгә төшереп үтәбез, бер ай элек «Әдәби атнакич» проектында шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Дания Нәгыйм катнашкан иделәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






Известия: менеджеры Климовского патронного завода отбирали у работников премии

Россияне испытывают сложности на отдыхе в Турции из-за блокировки карт

Источник 360.ru: МЧС попросили вскрыть дверь квартиры учительницы в Москвы

Кому и зачем нужна «Сибирская строительная неделя»?