Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстан шефлыкка алган шәһәрләргә 100 тонна гуманитар йөк җибәрде

0

Бүген Казаннан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә баручы гуманитар колонна составында 7нче фура китте. Йөкне җибәрүне «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән оештырдылар. Бу партиянең Татарстан бүлеге 28нче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрә. Моннан тыш, колоннага Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсоннан гуманитар йөк белән ике фура кертелгән.

«Татарстан шефлыгындагы Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрен торгызу - беренчел бурычларның берсе. «Бердәм Россия»нең Татарстаннан депутатлар корпусы республика Рәисе җитәкчелегендә көчләреннән килгәнчә бу эштә катнаша. Безнең бүгенге гуманитар йөк ватандашларыбыз өчен нормаль, тыныч тормыш җитүен якынайтачак дип ышанам», - дип сөйләде Илья Вольфсон.

Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы якынча 100 тонна. Аңа Рубежноеның көньяк өлешендә су белән тәэмин итү өчен яңа системаны урнаштыру өчен төзелеш материаллары керә, шундый ук йөк Лисичанскига да җибәреләчәк. Моннан тыш, колонна күп микъдарда эчә торган су һәм көнкүреш химиясе белән тулы бер фура алып килә.

Фураларның берсендә 4,5 мең татлы Яңа ел бүләге, шулай ук балалар ризыгы, салфеткалар һәм подгузниклар белән 7 паллет бар.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров

28нче гуманитар колоннаны озатып җибәрүдә партиянең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул бу гуманитар йөккә керткән өлешләре өчен һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

«Бүген без 100 тонна алар көткән һәм сораган йөкне җибәрәбез. Йөк җыйган һәркемгә, волонтерларга һәм битараф булмаган барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә», - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






МЧС назвало число эвакуированных людей в горящем здании Электрозавода

Ефимов: в Молжаниновском районе Москвы начали возводить школу на 1575 мест

В Москве сотрудники ГИБДД начали изымать электровелосипеды курьеров

Судьбоносные изменения: предсказан возможный исход переговоров России и США