Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Республика чыршысына 17 меңгә якын бала киләчәк

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә уза. «Татнефть Арена» боз сарае базасында 12.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә ике тамаша була, аларга 17 меңгә якын бала киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Алар арасында укуда, иҗатта, спорт ярышларында һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән мәктәп укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар бар.

«Традиция буенча, Яңа ел алдыннан балалар өчен зур бәйрәм оештырыла. Аларны яхшылык һәм үз-үзләренә ышаныч турындагы матур тамаша көтә. Аерым игътибарны, һичшиксез, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бирәбез. Республика чыршысының барлык кунаклары да татлы бүләкләр алачак», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, Миңнеханов карары буенча Татарстанның барлык 45 шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалары өчен Яңа ел бүләкләре районнарга тапшырылачак, шулай ук урыннарда Яңа ел чаралары оештырылачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Андрей Рублёв обыграл Ника Кирьоса и принёс своей команде победу в Мировой теннисной лиге






14 новых экспозиций откроется в «Михайловском» в 2025 году

Министром обороны Сирии в переходном правительстве стал Мурхаф Абу Касра

Песков: слова Путина о дуэли были ответом на слова об уязвимости «Орешника»

Песков заявил, что федерации должны работать над возвращением российских спортсменов