Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр

0

Казаннан махсус хәрби операция зонасына ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан комплектланган гуманитар йөкне җибәрделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде.

Солдатларга 2 млн сумнан артык бәягә дизель җылыткычлар, окоп горелкалары, дроннар, комплектланган аптечкалар, бинтлар һәм медикаментлар җибәргәннәр.

Киләсе гуманитар конвойны 2025 елның гыйнвар уртасында җибәрәчәкләр. Хәрби частьләрдә кирәкле әйберләр исемлеге соңрак билгеле булачак.

«Һәркем үз өлешен кертә һәм үз мөмкинлекләре буенча ярдәм итәргә тырыша. Кемдер йөк җыюда финанс яктан ярдәм итә ала, ә кемдер, мисал өчен, дизель генераторы, техника яки йоклау капчыклары китерә. Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр каршында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәкләре оештырыла. Ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә, «Зәкят» фондына, республика мөхтәсибәтләренә, теләсә кайсы мәчеткә, шәхсән миңа мөрәҗәгать итәргә була», - дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






Тренер Гладилин заявил, что клубы РПЛ стремятся покупать атакующих игроков

Очевидец Никита: часть людей из горящего Электрозавода вывели через фотостудию

Тульский опыт использования нейросети в медицине представили на Всероссийской конференции

Мишустин распорядился не платить взнос в экономическую комиссию ООН за 2024 год