Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Өч бала тәрбияләүче Хәбибрахмановлар гаиләсе: Безнең гаилә бәхете – балаларда

0

Казанда яшәүче Хәбибрахмановлар гаиләсе өч бала: Наил, Җәмил, Алсуны тәрбияләп үстерәләр. Бәхетле гаилә нигезләре турында алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда сөйләде.

«Безнең гаиләнең туган көненә быел 22 ел булды. Без бер-беребезне ишетеп белә идек, чөнки әти-әниләр таныш иде. Уйламаганда гына тукталышта очрашып, танышканнан соң, без бер-беребезгә гашыйк булдык», – ди алар.

Хәбибрахмановлар гаиләсе бик иҗади: балаларының барысы да уен коралларында уйный, җырлый һәм актерлык осталыгына өйрәнә. Иҗади гаилә музыкаль бүләк тә әзерләп килгән: алар бергәләшеп «Ай, былбылым» җырын башкардылар.

«Безнең гаилә бәхете – балаларда. Балалар – гаиләнең нуры, безнең киләчәгебез, җимешләребез һәм Аллаһы Тәгалә биргән бүләкләребез.Тормыш булгач, төрлесе була: шатлыгын да, кайгысын да кичерәсең. Һәрвакыт бер-береңне аңлап, күңелеңдә нәрсә икәнен сизеп яшәсәң, һәрбер авырлыкны җиңеп чыгарга була», – ди алар.

Алар Яңа елга нинди ризыклар әзерләүләре турында да әйтеп уздылар. Хуҗабикә сүзләренчә, Яңа ел өстәленә алар һәр ел саен бәлеш һәм каз пешерәләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса