Яңа Чишмә районы халкы махсус операциягә яңа ел алдыннан гуманитар ярдәм җибәрде
Яңа Чишмә районында махсус операция зонасындагы хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов сөйләгәнчә, районда яшәүчеләрне барысы да, олысы да, кечесе дә берләшкән. Хәрбиләр өчен кирәкле бөтен нәрсәне сатып алганнар. Генераторлар, рацияләр, техника, шиннар, зарядка җайланмалары, маскировка челтәрләре, азык-төлек һәм башка бик күп нәрсәләр. Аерым машинага госпиталь өчен кирәкле әйберләр, кушеткалар, медикаментлар, носилкалар төялгән.
Тиздән Яңа ел, хәрбиләргә тәм-томнар тутырылган бүләк тартмалары җыйганнар. Укучылар хатлар язган.
«Салкын һәм авыр вакытта геройларыбызны туган илдән өй җылысы җылытсын», – диде ул.
Алдарак Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов волонтерларга махсус операциягә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте.
«Кешеләр моны ихлас һәм чын йөрәктән, үз тирәләренә шундый ук битараф булмаган кешеләрне берләштереп, фикердәшләренең тулы командасын туплап эшли», – диде республика җитәкчесе.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте