Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Дәүләт архивы: 2027 елга татарстанлылар үз шәҗәрәләрен Госуслуги порталында күрә алачак

0

Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында шәҗәрәгә кызыксыну арта һәм 2027 елга кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында ясалма фәһем ярдәмендә үзләренең шәҗәрәсен таба алачак дип белдерде.

Инде берничә ел Татарстанның Архив комитеты «Ядкәр» проектын алып бара, ясалма фәһем ярдәмендә шәҗәрә төзелә. Хәзер әлеге проект «аерым авыллар өчен сайланма рәвештә» тормышка ашырыла.

«Безнең «Мәңгелек хәтер» («Вечная память») дигән платформа бар. безгә ясалма фәһем ярдәм итә – гарәп графикасыннан барлык метрика китапларын тәрҗемә итә. Беләсезме, алар иске татар телендә язылган һәм ясалма фәһем шәҗәрәне тизрәк төзергә булыша. Хәзер бу зур платформаны модернизацияләү эшләре бара. Без бик күп авыллар җыйдык, күләм бик зур», – диде ул.

Гөлнара Габдрахманова фаразлары буенча, 2027 елга республика халкы үз шәҗәрәләрен дәүләт хезмәтләре порталында күрә алачак. «52-53 процентын эшләргә өлгерербез дип планлаштырыла. Миңа калса, Гаилә елына менә дигән бүләк», – дип өстәде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина вышла в полуфинал турнира в Абу-Даби, с трудом одолев Онс Жабер






ВСС проведет юбилейную XX Международную конференцию по страхованию 27 мая 2025 года

В российских городах состоятся благотворительные концерты «Культура в помощь Донбассу»

Разбивший стекло машины фигуристки Нугумановой объяснил свой поступок

Ильдар Абдразаков получил премию имени Дмитрия Шостаковича