Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Илшат Әминов: Хәзер яшьләр бик соң гаилә коралар

0

Бүген «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туры эфирында барган «Яңа ел белән, гаилә» телемарафоны студиясендә мәртәбәле затлар һәм республиканың үрнәк гаиләләре булды. ТНВның генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов яшьләрнең бүгенгесе көндә гаиләне бик соң коруларын ассызыклады һәм бу марафон ярдәм итәчәген әйтте.

«Бу марафон белән без зур эшне башлап кына җибәрәбез. Без һәрвакыт гаилә кыйммәтләре турында сөйләргә һәм аңлатырга тиеш. Яшьләрне гаилә корырга өндәргә тиешбез. Хәзер яшьләр бик соң гаилә коралар. Әлеге марафон да моңа ярдәм итүенә өметләнәбез», — дип сөйләде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш үзе өчен гаилә кыйммәтләре нинди әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Минем өчен гаилә — тормышның мәгънәсе дә, төбе дә һәм әлбәттә, мин гаиләсез кешенең гомерен күз алдыма да китерә алмыйм. Бәлки, бүтән карашлар да бардыр, әмма минем өчен гаилә әти-әни, әнием әлеге көнне исән, хатын һәм балалар. Тормышның мәгънәсе — гаилә өчен, киләчәк өчен тырышу. Шуңа күрә дә бу көнүзәк тема», — диде Илшат Әминов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елену Рыбакину «лишили» шансов на Australian Open-2025






ЦСКА разгромно уступил "Куньлуню" в КХЛ

Главные новости дня, 10 января 2025 года

Гала-открытие Международного конкурса вокалистов и концертмейстеров Хиблы Герзмава

Народная артистка России Евгения Добровольская умерла на 61 году жизни