Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Яшь Зыятдиновлар гаиләсе: Беренче елны бер-береңә юл бирә белү мөһим

0

Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар – яшь гаилә, алар үзләренең никахларын 2023 елның декабрендә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кырларында теркәде. «Татарсаннан иң беренче пар буларак, шундый зур мәйданчыкта туй үткәрү, безнең күңелебездә бик зур вакыйга булып истә калды», – ди алар. Бу хакта алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда сөйләде.

«Безнең туйдан соң тормышыбыз бик югары темплар белән бара. Гыйнвар аенда безне яңадан Мәскәүгә чакырдылар, Гаилә елының ачылу тантанасында катнаштык, гаилә учагын Республикабызга алып кайттык, ә июнь аенда Алтай Республикасына сәяхәт кылдык. Шулай ук быел икебез дә аспирантурага укырга кердек: Сөмбел – химия һәм технологияләр университетында, мин – энергетика университетында», – дип сөйләде беренче гаилә еллары турында Самат.

Аларның сүзләренчә, гаиләдә беренче елны була торган тавышны булдырмау өчен, бер-береңә юл бирергә, тиешле вакытта ярдәм кулы суза белергә кирәк.

Самат тормыш иптәшенә тәкъдимне ничек ясавы турында да сөйләде. «2023 елның 23 августында безнең очраша башлаганга 23 ай тулган иде. Нәкъ шул көнне без Төркиядә идек, шунда тәкъдим ясарга булдым да инде, ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович рассказал об отравлении в Австралии в 2022 году






Телеканалу "ТВ Центр" грозит штраф до 4 млн рублей за пропаганду ЛГБТ

ВЫСШАЯ КВАНТОВАЯ ФИЗИКА, СЕНСАЦИЯ: ПРОИЗВОДСТВО ПЛАНЕТ, ЗВЁЗД, МИРОВ ПОСИЛЬНАЯ НАУЧНАЯ ЗАДАЧА! ВАЖНО! В.Путин, Д.Трамп, НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

RT разыскал раненого воина из пронзительного видео у Могилы Неизвестного Солдата

В Екатеринбурге полицейский не заметил пенсионерку и два раза наехал на нее