Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы Кыш бабайдан махсус хәрби операциядә җиңүне сорый

0

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы, әгәр Кыш бабайга хат язсалар, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүне теләүләрен әйткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, гражданнарның 59 проценты курантлар суккан вакытта теләк тели. Респондентларның 37 проценты, әгәр Яңа ел тылсымчысына хат язсалар, аннан махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануын һәм тыныч тормышның кире кайтуын соравын әйткән. Ир-атларның – 31, хатын-кызларның 42 проценты Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенә шулай дип белдергән.

Икенче урында – 12 процент – шәхси теләкләрнең (фатир, машина яки телефон сатып алу) чынга ашуы. 7 проценты, киресенчә, тылсым ярдәмендә гомумроссия проблемаларын һәм бурычларын хәл итүне – ил өчен икътисади үсешкә, ә аның халкы өчен төп ставканы киметүгә ирешүне кулайрак күргән. 6 проценты – шәхси икътисади тотрыклылык, 3 проценты тынычлык һәм иминлек турында хыяллана. Респондентларның 10 проценты хәтта теориядә дә Кыш бабайга хат язмас идем дип әйткән.

Россиялеләрнең күпчелеге Яңа елда теләк теләвенә дә карамастан, аларның яртысына якыны (47 проценты) могҗизага ышанмый. Шунысы кызык, респондентларның шуның кадәресе үк Яңа ел могҗизасына ышануын әйткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
US Open

Двукратного чемпиона «Больших шлемов» в паре Перселла временно отстранили за употребление допинга






«РосБалт» предупреждает: Не пытайтесь войти в Россию через Нарву под Новый год

Англосаксы открывают антироссийский фронт в Казахстане

В новогоднюю ночь снегопады в Подмосковье не ожидаются

Mash: в Москве начали разыскивать группу игроманов-рэкетиров