Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Үзәк банк хәзерге вакытта төп ставканы киметү куркыныч, дип белдерде

0

Икътисадтагы агымдагы вәзгыятьне исәпкә алып, Россиядә төп ставканы киметү куркыныч. Чөнки «эшче көчләр» һәм башка ресурслар кытлыгы шартларында хезмәт хакларына чыгымнар арту һәм, нәтиҗә буларак, инфляция тагын да ныграк тизәю ихтимал. Җитештерүчеләр инвестицияләргә «арзан акчалар» юнәлткән очракта да вакыйгалар шундый ук сценарий буенча барачак. Россия Үзәк банкы Дәүләт Думасы депутаты Денис Парфеновка (КПРФ) шундый җавап бирде.

«Хәзерге вакытта, ихтыяҗ инде тәкъдим мөмкинлекләреннән артып киткән чакта, ихтыяҗны өстәмә рәвештә стимуллаштыру өчен төп ставканы киметү куркыныч», - дип регулятор хатыннан текст китерә РИА Новости.

Үзәк банкта шулай ук арзан кредитлар җитештерүчеләргә тиз арада өстәмә ресурслар бирә алмаячак, займнар аларга яңа акча гына бирәчәк, дип саныйлар. Әмма «эшче куллар», яңа җиһазлар һәм транспорт куәтләре җитмәү фонында әлеге ресурслар өчен түбән ставкалар буенча финанслау предприятиеләр арасында конкуренцияне кискенләштерәчәк кенә. Нәтиҗә буларак: җитештерү үсмәячәк, чыгымнар артачак, һәм нәтиҗәдә әзер продукция кыйммәтләнәчәк, дип йомгаклады регулятор.

Исегезгә төшерик, Үзәк банкның Директорлар советы соңгы утырышта төп ставканы үзгәрешсез – 21 процент дәрәҗәсендә калдырырга карар кылды




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Юлия Путинцева

Путинцева высказалась о переезде в Казахстан






Спецборт МЧС РФ с выжившими в авиакатастрофе россиянами приземлился в Жуковском

Более 15 тыс человек примут участие во всероссийской лыжной гонке в Химках

Опознаны семеро погибших при крушении самолета в Казахстане

Больше половины опрошенных автомобилистов поддержали повышение штрафа за езду без ОСАГО