Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Алмаз Миргаязов Татар халык хоры концерты турында: Җырларның партияләре һаман да хәтердә

0

«Китап» радиосы баш мөхәррире, татар бүлеген тәмамлаган Алмаз Миргаязов Татар халык хоры концертын тормышындагы бик үзенчәлекле һәм истә кала торган мизгел булганын, җырларның партияләре әле дә истә булуын әйтте. Концерт Казан университетының ачылуына 220 ел тулу, 1967 елдан башлап хорның нигезен тәшкил иткән студентларның нигезе – Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан уздырылды.

«Татар бүлегенең 80 еллыгына багышланган кичәдә укып бетергәннән бирле 28-30 ел күрешмәгән кешеләр белән күрешеп, сөйләшү бәхетенә ирештек, 30 ел элек булган вакытка әйләнеп кайткандай булдык. Хорда 2007 елда бирле булганым юк иде, хәзер яшь хорчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадым. Җырларның партияләре һаман да хәтердә, мәңгелеккә сакланган. 80 елдан соң да төнлә уятып сорасаң, мин аны җырлый алыр идем, мөгаен», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәсендә.

Ул хорның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинны һаман да үзенең хезмәте, эшенә, тормыш мәгънәсенә тугры калганын билгеләп үтте. «82 яшь булуга карамастан, сөбханаллаһ, оптимист булып кала бирә. Хорга йөрүчеләрнең саны да, безнең буын белән чагыштырганда, бик күпкә кимегән. Ә инде татфак студентлары арасында да күптәннән әлеге хорга студентларны җибәрү туктатылган дип аңладым: яисә йөриселәре килми, яисә ихтыяри-мәҗбүри булмаганлыктан, кызыксынучы кеше юк, дип уйлыйм», – диде Алмаз Миргаязов.

«Атнасына икешәр тапкыр хорга репетициягә йөргән вакытлар, төп бинаның аудиторияләре кабаттан кылт итеп искә төште. Шәхсән мине төп бинаның һәр почмагы, һәр баскычы үткәнгә алып кайтты. Ирнис абый бер дә үзгәрмәгән: репетиция вакытында көтмәгәндә өстәлгә китереп сугулары, «дөрес җырламыйсың», «фальшивишь» яисә «җырлама!» дип кисәтүләре күңелгә май булып ятты. Элек тә ул сүзләрне каты итеп, аяк тибеп, өстәл сугып әйтсә дә, ягымлы, күңелгә ятышлы, кадерле итеп әйтә иде. Хәзер дә нәкъ шул ук хис-кичерешләр сакланып калган», – диде «Китап» радиосы баш мөхәррире.

Алмаз Миргаязов массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы сөрән салып: «Әйдәгез, җыелыгыз, йөрегез, килегез!» – дип, мәгълүмати кампания оештырырга хыялы барлыгын әйтте.

«Бәлки, минем кебек ностальгиягә сусаган кешеләр бардыр, бәлки аларның кире кайтып, кичләрен шушы хорда шөгыльләнергә, җырларга, иҗат концертларында чыгыш ясарга теләкләре бардыр. Пенсиягә чыккач, Ирнис абый исән-сау дәресләрне алып барган очракта, рәхәтләнеп, хорга барырга, вокал дәресләре алырга, 17-18 яшьлек кызлар-егетләргә кушылып җырларга бик тә риза булыр идем», – ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова стремится в топ-20 мирового рейтинга WTA в 2024 году






Томские работодатели заняли 42 место в РФ по уровню зарплат врачам

СМИ: Фигуристка Трусова ждет ребенка

Почти 17 млрд руб привлек бизнес Подмосковья при поддержке региональных фондов

Более 20 ленинградских школьников приняли участие в олимпиаде по испанскому языку