Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Песошин «Ел җитәкчесе» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин «Ел җитәкчесе - 2024» республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Тантана «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Татарстан Рәисе залга җыелган кешеләргә хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. «Бүген безнең барыбыз өчен дә төп сынау – махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануы», - дип искәртте ул.
Миңнеханов 2025 елның Россиядә Ватанны Саклаучылар елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. Республика алдында планлаштырылган барлык чараларны, шул исәптән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүне лаеклы рәвештә үткәрү бурычы тора.
«Бу безгә планлаштырылган барлык чараларны лаеклы рәвештә үткәрү, Ватаныбызны саклаучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү җаваплылыгын йөкли. Һәрбер Бөек Ватан сугышы ветеранына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, шулай ук аларның гаиләләренә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү мөһим. Бу мәсьәләдә дә сезнең ярдәмгә исәп тотабыз», - дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук ел нәтиҗәләре хакында хәбәр итте, Казанда узган БРИКС саммиты аның төп вакыйгаларыннан берсе булуын әйтте, төбәкнең социаль-икътисади үсешендәге төп нәтиҗәләр хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, алга таба да Татарстан предприятиеләренең тотрыклылыгын һәм өзлексез эшләвен, төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мөһим.
Шуннан соң бүләкләү тантанасы булды. ТР Рәисе тантанада катнашучыларга – Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен, ә Алексей Песошин бәйге лауреатларына дипломнар һәм күкрәк билгеләре тапшырды.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте