Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Васил Шәйхразыев быел гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга турында сөйләде

0

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда быел гаиләсендә булган шатлыклы хәл белән уртаклашты. Гаилә сугышта һәлак булган бабаларын эзләп тапкан.

«Безнең гаилә өчен бу – зур горурлык. Әти ягыннан бабабыз Шәйхрази Арсланов 1942нче елда Сталинград янында башта югала, аннан һәлак була, дип белә идек. Без 80 ел аның каберен эзләдек, быел таптык. Сталинград өлкәсенә бардык, каберенә исем-фамилиясен яздык. Хәзер кайда күмелгәнен беләбез, анда барып, дога кыла алабыз. Бабайның кабере табылу – безнең гаилә өчен шатлык», – дип сөйләде ул.

Җитәкче бабаларының каберен ничек эзләп табуларын сөйләде.

«Монда иң зур авырлык нидә булды? Ул – рядовой, аның дәүләт бүләкләре булмаган. Офицер булса, дәүләт бүләге алган булса, мәгълүмат архивта булыр иде. Иң зур ярдәмче – Сталинград өлкәсендәге хәрби комиссариат һәм дуслар булды. Сталинград архивында мәгълүмат табылды, ул яраланган, госпитальдә булган. Госпитальдә һәлак булучылар җирләнгән туганнар каберлегендә табылды. Безнең өчен, безнең авыл өчен зур вакыйга булды», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Даниил Медведев сломал ракетку и камеру на Открытом чемпионате Австралии






RED Security SOC: хакеры усилили давление на критическую ...

Названо, что будет с ценами на аренду квартир в 2025 году

Друзья по расчету: к чему приведет сближение Армении с США и ЕС

Косметолог-эстетист Наталья Рябинова: как зимой помочь обветренным губам