Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов кимендә 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын раслады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кимендә 3 йолдызлы һәм 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен милеккә салым буенча ташламалар кертү турында закон имзалады.

Документ объектны файдалануга тапшырган көннән башлап ун елга 0,1 процент күләмендә ташламалы салым ставкасын билгеләүне күздә тота. Ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр ачылган кунакханәләргә кагыла.

Үзгәрешләр Татарстан Республикасының «Оешмалар милкенә салым турында»гы законының 3нче маддәсенә кертелде. Закон проектын Татарстан Дәүләт Советы 23 декабрьдә узган утырышта кабул итте.

Закон проекты турында фикер алышу барышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов документ кунакханә бизнесын стимуллаштыру һәм республикада номерлар фондын арттыру өчен булдырылу турында сөйләде. Азагына якынлашып килүче 2024 елда мондый ташлама өч кунакханәгә бирелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

По стопам Синнера и Алькараса: молодёжный Итоговый турнир ATP выиграл 18-летний бразилец






Освободил Русь от монголо-татарского ига: чем ещё прославился Иван «Великий»

SANA: 14 сотрудников МВД Сирии погибли из-за засады сторонников Башара Асада

Русские и Иран могут договориться о полном союзе уже в ближайшие дни – Newsweek

«Я буду любить тебя вечно!»: убитая горем Седокова вышла на связь из больницы и обратилась к умершему Янису Тимме