Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов Татарстан балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады: Хыяллар чынга ашсын

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Республика чыршы бәйрәменнән фотолар белән уртаклашты һәм Татарстанның барлык балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Бүген бөтен Татарстаннан 17 меңгә якын бала Республика чыршы бәйрәмендә катнашты! Араларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да булды. Алар белән аерым аралашып алдык. Бәйрәмдә шулай ук фән, спорт, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен яхшы яктан күрсәткән балалар катнашты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, республика акыллы, талантлы һәм сәләтле балаларга бай.

«Татарстанның барлык малай һәм кызларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз, тырышып укыгыз, сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Барлык өметләребез һәм тырышканыбыз аларга бәйле. Хыяллары тормышка ашсын!» — дип йомгаклады ТР Рәисе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв проиграл на старте турнира ATP в Индиан-Уэллсе






Рожков: «Рубин» готов бороться за высокие места»

В Москве задержали бывшего главу Управления на транспорте МВД России по ПФО

Сенатор Клишас: Матвиенко не предлагала ограничить права абитуриентов из регионов

В московской новостройке рухнул лифт