Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Чистайда юбиляр парларны һәм күп балалы гаиләне хөрмәтләделәр

0

Чистайның Никахлашу сараенда юбиляр парларны һәм күп балалы гаиләне хөрмәтләделәр. Чарага өч гаилә: Татьяна һәм Владимир Шведчиковлар, Равилә һәм Дамир Мортазиннар, шулай ук Айсылу һәм Илдус Сабировлар чакырылган иде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

ЗАГС залында зөбәрҗәт юбилярлар Татьяна Алексеевна һәм Владимир Федорович Шведчиковларны котладылар, алар 27 декабрьдә 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәкләр. Намуслы хезмәтләре һәм иҗтимагый эшчәнлекләре өчен алар күп кенә дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия булганнар, алар арасында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле Россия медале аерым урын алып тора. Аларның ике улы — Константин һәм Дмитрий бар.

Аннары бриллиант юбилярлар Равилә Закир кызы һәм Дамир Хаҗиәхмәт улы Мортазиннарны котладылар, алар 60 ел бергә, юлларындагы барлык авырлыкларны җиңеп, кулга-кул тотынышып баралар. Мортазиннар уллары Рамил белән кызлары Альмираны тәрбияләп үстергәннәр, шулай ук оныклары Равил, Дилия, Дамирә һәм Замирә бар.

Гаилә елында, 16 ноябрьдә, Сабировлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга аваз салды һәм күптән түгел алар гаилә тормышының бәллүр юбилеен билгеләп үттеләр. Илдус белән Айсылуның менә дигән балалары: Гүзәл, Илсаф, Азамат, Әгъзам һәм Илһам үсеп килә. Эшләре күп булуына карамастан, әти-әни балаларының мавыгуларына һәрвакыт вакыт таба.

Гадәткә кергәнчә, гаилә парлары Чистай районының Мактаулы юбилярлар китабына үз имзаларын калдырды. Чарада катнашучылар алдында 7нче балалар бакчасы һәм Никахлашу сараеның вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады.

Гаиләләрне котларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова килде. Җылы теләкләреннән соң Дмитрий Иванов юбиляр парларга һәм күп балалы гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Эрика Андреева проиграла Волынец в первом круге турнира WTA в Окленде






Метель и около 0 градусов ожидается в Московском регионе в первый день года

Что изменится с 1 января 2025 года в России

Москва утвердила 18 новых проектов метро: улучшение для миллиона жителей

Жителям Москвы пообещали мокрый снег в первый день 2025 года