Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстанда билетсыз йөргән өчен штраф 2500 сумга кадәр арттырылган

0

Татарстанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф 8 тапкырдан артыкка артты, 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр җитте. Бу хактагы республика законын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Багажны түләүсез ташыган өчен штраф өч тапкырдан артыкка арттырылды, 300 сумнан 1 мең сумга кадәр җитте. Яңа закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Болардан тыш, законда түләүле автомобиль юлларында йөргәнгә түләмәгән өчен штрафлар кертелә. Алар гади автомобильләр өчен 1,5 мең сум һәм автобуслар һәм йөк машиналары өчен 5 мең сум тәшкил итә.

ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертә торган закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 23 декабрьдә узган утырышта кабул ителде.

Агымдагы елның июленнән Казанның барлык троллейбуслары һәм трамвайлары кондукторларсыз эшли башлады. Август аенда ук «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры урынбасары Алексей Варин билетсыз йөргән өчен штрафны 2,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, декабрь башында, юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз схемасын ике автобус маршрутында сынап карадылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Драму Елены Рыбакиной назвали главным шоком года






Президент подписал закон: с 1 января в России повысят штрафы за нарушение ПДД

Для школьников в Бишкеке провели Неделю русского языка

Стличные росгвардейцы оказали помощь мужчине, потерявшему сознание

Пресс-секретарь Лукашенко назвала колку дров его традиционным видом отдыха