Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Буа мәдрәсәсе мөгаллиме махсус операция зонасына баручы машинаны төзәтергә ярдәм иткән

0

25 декабрьдә 20 градуслы суык көндә Буа шәһәре янында юлда йөк машинасын ватыла. Биредә яшәүче мөселманнар төзәтергә ярдәм итә. Әлеге автомобиль махсус хәрби операция зонасына йөк белән кузгалган була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Тимер» батальоны имамы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов ярдәм сорап Буа мәдрәсәсенә шалтырата: ул «Урал» йөк автомобиленең ватылуы һәм автоэлектрик табарга кирәклеге турында хәбәр итә. Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Азамат Рамазанов, әлеге үтенечкә тиз генә җавап биреп, автомеханик Фаил Сөләймановны чакыра – белгеч машина йөртүче Алексей белән машинаны карый һәм ватылуның сәбәбен – генератор һәм аккумуляторларның төзек булмавын ачыклый.

Район хакимияте йөк машинасы өчен кирәкле запас частьлар алырга ярдәм итә, шуннан соң автомеханик аларны урнаштыргач, көпчәкләрне алыштыру өчен шиномонтажга баралар. Уртак тырышлык һәм җирле халыкның ярдәмгә әзер булуы нәтиҗәсендә машинаны тиз арада төзәтәләр. Юлчыларга шулай ук мәдрәсәдә кайнар ризык һәм чәй, юлга дип азык-төлек бирелә.

Кайгыртучан кешеләр ярдәме белән йөк машинасы үз юлын дәвам итә! Юлда барганда Илдар хәзрәт Татарстан Республикасы мөфтиятенә шалтыратып, битараф булмаган барлык мөселманнарга рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Скончался 19-кратный победитель турниров «Большого шлема» Фред Столл






На покупку элитного жилья в Москве за зиму потратили 80 млрд рублей

Посол РФ в Аргентине заявил о подготовке делегаций межправительственного уровня

Лариса Долина объявила конкурс для авторов песен

Блогерша Митрошина под подозрением: обвиняется в уклонении на 127 млн рублей