Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда зур юл төзелеше объектларын ачуда катнашты

0

Бүген Татарстан Республикасында зур юл төзелеше объектларын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты (видеоконференцэлемтә режимында). Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика инфраструктурасында берьюлы өч истәлекле объект барлыкка килде - яңартылган «Вознесение тракты, 2 этап» ачылу белән бергә «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск - Әлмәт» яңа автомобиль юлы эшли башлады, шулай ук тантаналы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны ачылды.

«Бүген бездә чираттагы шатлыклы көн. Вознесение трактының икенче этабы ачылды - бу объект 27 млрд сум тора - әлбәттә, федераль ярдәмнән башка бу мөмкин булмас иде», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Алексеевск – Әлмәт» түләүле трассасы да бик зур федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында төзелде. «Алексеевск-Әлмәт трассасы безнең хыялыбыз иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу объект Казанда БРИКС саммитын уздыру чорында кунакларны каршы алу өчен файдаланылган. «Бүген бу перронны без барлык биналар һәм корылмалар белән тулысынча ачабыз, файдалануга тапшырабыз», - дип билгеләде ул.

«Бүген тагын бер кат Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узу маршрутлары өчен рәхмәт әйтми кала алмыйм, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Бу илебезнең иң эре сәнәгать үзәкләре. Бүген бу урап узу аркасында пассажир йөртүчеләр 40 минуттан 1 сәгатькә кадәр вакытын экономияли. Бу заманча имин юл өч елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде».

«Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт белдерәсем килә – илебез тарихында бу кадәр транспорт инфраструктурасы беркайчан да төзелмәгән, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең республика мисалында гына без федераль объектларның гына түгел, ә шәһәр һәм төбәк әһәмиятендәге объектларның да төзелүен күрәбез. Без куәтле ярдәм алабыз!»

Татарстан Рәисе шулай ук юл тармагы белгечләренә – юлчыларга, проектлаучыларга рәхмәт белдерде.

«Вознесение трактының» икенче этабы турында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Вознесение трактының икенче этабы әзер, Казан халкы Яңа ел бүләкләренә чын күңелдән рәхмәтле. Бу күптәнге хыялыбыз, 55 ел хыялланган юл», - диде Метшин. Әйтик, шәһәрдә бишенче очып китү магистрале һәм ТР башкаласының яңа тарихында нульдән төзелгән беренче магистраль барлыкка килде.

«Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составындагы «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлының әзерлеге турында «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров хәбәр итте. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны турында хәбәр итте.

Чарада РФ Транспорт министры урынбасары Виктор Тимофеев, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков һәм башкалар катнашты. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин яңа юл төзелеше объектлары буенча хәрәкәткә старт бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина за три с половиной часа одолела американку Стирнс на турнире WTA






Airbus A321 «Уральских авиалиний» экстренно сел в Шарм-эш-Шейхе из-за поломки

В Москве отремонтировали 9 домов, увековеченных в фильме «Гостья из будущего»

Блинкен: США обеспокоены возможностью применения Россией ядерного оружия

Звезда сериала «Красная Поляна» Рината Тимербаева рассказала, как скрывается от маньяков