Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Әлфәт Закирҗанов: Киң катлау укучыларга Нәкый Исәнбәт лирик шигырьләре белән таныла

0

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт киң катлау укучылар арасында Нәкый Исәнбәт лирик шигырьләре белән танылу ала. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«Лирик шигырьләренең музыкальлеге, романтик рухы, купшы сурәтлелеге, көй-моң белән кушылып, популяр җырлар булып китә (»Уракчы кыз», «Бормалы су», «Син сазыңны уйнадың», «Туган ил» һ.б). Аларда үз чорының кайнар рухы, ашкынулы яшәү ритмы, матур омтылышлар чагыла, ә инде матур тел, бай сурәт чаралары, халык авыз иҗаты әсәрләреннән килеп кергән бизәклелек, аһәңлек, җорлык киң яңгырашлы итә», - диде галим.

Аның әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт 1910 еллардан алып 1990 елларга кадәр иҗат итә һәм әлеге мирас уртак һәм бөтенлекле концепциягә нигезләнә – туган халкы мәнфәгатен кайгырткан мәгърифәтче булып кала. «Истәлекләреннән күренгәнчә, бу төшенчәне киң мәгънәсендә халыкка хезмәт итү белән бәйләп карый. Әдәбият белән бик иртә кызыксына башлап, беренче шигырьләрен 10 яшьтә яза башлый», - диде Әлфәт Закирҗанов.

«Ә инде 11-13 яшендә «Балта», «Балга», «Күсәк» исемле кулдан эшләнгән журналлар язып чыгара. Нәкый аганың «Минем язучы булуым һәм халык иҗаты өйрәнүем», «Шигырь чыгаруым юлында минем кайбер эзләнүләрем турында» һәм «Мин ничек шагыйрь булдым» кулъязмаларында әдәби иҗатка килү, моңа китергән сәбәпләр, йогынты ясаган кешеләр, шәхси кызыксынулары, әдәби иҗат серләре һ.б. турындагы фикерләре яшь буынга бер үрнәк, тәҗрибә булып тора», - дип саный филология фәннәре докторы.

Ул Нәкый Исәнбәтнең шигърияте дөньяга карашын, күңелендәге хис-кичереш, уй-фикер байлыгын чагылдыруын әйтте. «Хәтта төрле чорлардагы күңел-җан хәрәкәтен дә тоемларга мөмкин. Билгеле, тәҗрибә арта барган саен шагыйрьнең илдәге катлаулы тарихи-сәяси, иҗтимагый, мәдәни, милли һ.б. мәсьәләләрне аңлавы, сәнгати чагылдыру осталыгы да үсә бара», - диде ул.

«Нәкый Исәнбәт – татар драматургиясенең үсеш-үзгәрешенә, шул исәптән аерым чорларына хас сан һәм сыйфат үзгәреше, жанр өлкәсендәге эзләнү, сәнгати табышларга зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. «Бай иҗат гомерендә 30дан артык пьеса иҗат итеп, барысының да диярлек сәхнәләштерелүе, иң уңышлыларының татар театрларында даими куелып килүе – бу инде язучы иҗатына бирелгән иң зур бәя чагылышы», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Исәнбәтнең әдәби иҗатында сәхнә әдәбияты төп урынны алып торса да, ул шагыйрь, тәрҗемәче, прозаик, публицист буларак та бай мирас калдыра, дип билгеләп үтте галим. «Әдипнең сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен киң катлам укучыларга җиткерүгә зур өлеш керткән галимнәр: Габдулла Шамуков, Назыйм Ханзафаров, Азат Әхмәдуллин, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Бакый Урманче, Гали Арсланов, Тәлгат Галиуллин, Равил Рахмани, соңгы елларда Миләүшә Хәбетдинова исемнәрен атап үтү кирәк», - диде ул.

«Нәкый Исәнбәт озын гомер кичерә, ил-халык тарихының гаять катлаулы, каршылыклы чорлары эчендә кайнап, күп авырлыкны башыннан үткәрә. Истәлекләреннән күренгәнчә, 1925-1955 еллар аралыгында һәр төр басымга, рәнҗетүләргә дучар була. Шуннан соңгы дәвер аның күпкырлы эшчәнлеген киң җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт тарафыннан тану, бәяләү дип әйтеп булыр иде. Моны аның бүләкләре раслый», - дип йомгаклады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Анастасия Потапова в двух сетах обыграла Даяну Ястремскую во 2-м круге турнира в Брисбене






В России с нового года выросли цены на алкоголь и табак

Фронтовая бригада артистов Северо-Кавказского округа Росгвардии выступила для участников СВО

Захарова пошутила об опасности женщин в России для иностранцев

Москва утвердила 18 новых проектов метро: улучшение для миллиона жителей