Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

«Ак Барс» Әнвәр Гатиятуллинның элекке командасын җиңде

0

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбенең «Трактор» командасын 4:0 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин Казанга күчеп килгәнче Чиләбенең «Трактор»ы тренеры иде, шуңа күрә аңа бүгенге көндәш команда яхшы таныш.

Шулай ук Чиләбе командасы составында Казан җанатарларына таныш уенчылар бар иде. «Трактор» капитаны Владимир Ткачёв 2012-2019 елларда «Ак Барс» хоккейчысы иде һәм 2018дә Гагарин кубогын отты, ә сакчы Стивен Кэмпфер Казанда 2021-2022 еллар сезонында уйнады.

Бүген бозга «Ак Барс» составында яңа уенчы чыкты. Бу атнада Казан командасы сакчы Дмитрий Юдинны Санкт-Петербургның СКА сакчысы Степан Фальковскийга алмаштырды. Степан инде «Ак Барс»та беренче уенын үткәрергә өлгерде.

Шулай ук ике һөҗүмче Эрик О‘Делл һәм Алексей Пустозёров хәзер «Ак Барс» уенчылары, тик алар бүген әле бозга чыкмады.

Беренче периодта уен темпы тиз иде, кагыйдә бозып штрафчылар эскәмиясенә утыручылар да булмады, голлар да кермәде.

Икенче периодның җиденче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Артём Галимов исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта «Ак Барс» азчылыкта калды, биш уенчыга каршы дүртәү уйнасалар да, Артём Галимов алканы «Трактор» капкасына икенче тапкыр кертеп куйды (2:0).

Өченче периодның уникенче минутында «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин командасын тагын бер алкага алга чыгарды (3:0). Период ахырында «Трактор» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, «Ак Барс» моннан файдалана алды, Николас Петан буш капкага гол кертте (4:0).

«Ак Барс»ның җиңүе белән тәмамланган әлеге уен дәвамында спорт блогеры Анастасия Тукмачева ярым марафон (21 километр) йөгерде. «Татнефть Арена» боз сараенда йөгерү тренажеры урнаштырылган иде, уен башлануга Анастасия дә йөгерә башлады. Бер сәгать утыз җиде минут эчендә ул максатына иреште, өченче период башында ярым марафон йөгерүне тәмамлады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
  • Барабанов – Терехов – Галимов, Фальковский – Яруллин;
  • Коршков – Комков – Кошелев, Лучнвников – Князев;
  • Җамалтдинов – Кателевский – Бровкин, Евсеев.

«Трактор»

  • Фукале (Мыльников);
  • Шабанов – Кадейкин – Коростелёв, Дронов – Кэмпфер;
  • Кравцов – Светлаков – Робинсон, Блажиевский – Телегин;
  • Сафин – Ткачёв – Дер-Аргучинцев, Миканович – Николаев;
  • Жарков – Попов – Рыков, Кирпичников.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Северсталь» командасына каршы матч 30 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Капризов стал лучшим снайпером года в НХЛ, Кудерметова прошла Касаткину. Главное к утру






Автопродажи в РФ выросли на 39% в 2024 году, лидирует Москва

Овчинский сообщил о решении вопросов по 28 объектам долгостроя в 2024 году

МТС: в 2024 году число нежелательных звонков в России выросло на 48%

Сильные магнитные возмущения: какие бывают и чем опасны для человека