Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән тәбрик итте

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлар составы һәм уенчылары адресына команданың Россия Кубогында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телеграмма «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, клуб директоры Сергей Чернышевка һәм команданың баш тренеры Зоран Терзичка адресланган.

«Тренерлар составының осталыгы, клубның тырышлыгы ярдәмендә искиткеч нәтиҗәгә ирешелде. Әлеге җиңүегез, Татарстанның спорт данын көчәйтүгә һәм республика волейбол мәктәбенең абруен ныгытуга керткән өлешегез өчен рәхмәт», - диелә Фәрит Мөхәммәтшинның телеграммасында.

«Республика Татарстан волейболчыларының уңышлары белән горурлана һәм бәхетле мизгелләр бүләк иткән өчен сезгә рәхмәт әйтә. Искиткеч дәрәҗәдә башкарылган эшегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә сәламәтлек, спортта алдагы уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүегезне телим», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән тәбрик иткән иде.

Кичә «Динамо-Ак Барс», үз мәйданында Санкт-Петербургның «Ленинградка» клубын 3:2 исәбенә отып, Россия Кубогы финалында җиңде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Казанская теннисистка Полина Кудерметова уступила Арине Соболенко в финале WTA в Брисбене






"ИИСУС ИЗ УСБ": "Z" И "АЗ" В НЛП СВО. ДОКЛАД: МОЖНО ОТРАЗИТЬ УГРОЗУ НАРКOТИКОВ ИЗ КОСМОСА. Новости! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

McDonald’s собирется вернуться в Россию, пишет Telegram-канал «Москва сейчас»

Жажда крови. Самые жестокие маньяки, которые орудовали в Москве

Как предотвратить окрашивание кожи: советы диетолога Антонины Стародубовой