Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Миңнеханов Оманның Солтан Кабус үзәге рәисе белән хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга сәфәре барышында ил башкаласы Маскатта урнашкан Солтан Кабусның Югары мәдәният һәм фән үзәгендә булды һәм аның рәисе - «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме әгъзасы Хәбиб Әл-Риями белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесе комплекс эше белән танышты. Үзәк мәдәни, фәнни һәм академик учреждениеләр, шулай ук чит илләрдәге шундый махсуслаштырылган үзәкләр белән элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырылган. Моннан тыш, үзәк төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә Оманның мәдәни, фәнни мирасын популярлаштыру белән дә шөгыльләнә.

Хәбиб Әл-Риями белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов аңа «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме (ул анда Оман солтанатын тәкъдим итә) эшендәге актив позициясе өчен рәхмәт белдерде.

«Әле күптән түгел генә без Малайзиядә төркемнең чираттагы утырышын үткәрдек, анда сез дә катнаштыгыз. Чара Россия һәм ислам дөньясының глобаль куркыныч һәм сынауларга каршы тору, төбәк низагларын җайга салу, гуманитар проблемаларны хәл итү, милләтара һәм конфессияара татулыкка ирешү юнәлешендәге эшчәнлектә бердәм булуын раслады», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Ул Хәбиб Әл-Риямины Казанга килергә һәм төркемнең киләсе елның маенда узачак чираттагы утырышында катнашырга чакырды.

Икътисади хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан һәм Оман 2023 ел нәтиҗәләре буенча сизелерлек үсеш күрсәтте һәм ике арадагы товар әйләнеше 20 миллион доллар тәшкил итте. Әмма үтеп баручы елның мәгълүматлары аның кимүен күрсәтә. Очрашуда әлеге вазгыять хакында да фикер алыштылар.

«Бездә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисадта. Энергетика һәм сәнәгать, автомобиль-, вертолет- һәм суднолар төзү, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - дигән тәкъдимен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Хәбиб Әл-Риями сәүдә һәм товар номенклатурасы күләмнәрен арттыру инициативасын хуплады.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов музыкаль һәм мәдәни вакыйгалар үткәрү өчен Оманның төп мәйданчыгы – Маскатның Король опера театры белән дә танышты. Комплекс 1100 кешене сыйдыра. Ул концерт залын, тамашачылар залын, ландшафт бакчаларын, рестораннар һәм арт-үзәкләрне берләштерә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко станцевала вместе с командой после первого титула в сезоне. Видео






Кабинет Артиста. Яндекс кабинет артиста. Яндекс музыка кабинет артиста.

Муж напал на беременную москвичку и погиб от выстрела полицейского

«Спартак» перед матчем со СКА призвал болельщиков не поддаваться на провокации в Петербурге

AGON by AOC сохранил первое место в рейтинге игровых мониторов в 2024 году