Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Владимир Путин Россия халкына Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады

0

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремле фонында Россия халкына Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Президент мөрәҗәгатен Камчатка краенда күрсәттеләр, биредә инде Яңа ел җитте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, якынлашып килүче ел XXI гасырның беренче чиреген тәмамлый. «Россиядә бу чорда күп нәрсәләр булды, шул исәптән тарихи әһәмияткә ия масштаблы вакыйгалар да», — дип искәртте ул.

«Без зур максатлар куйдык һәм аларга ирештек, күп тапкырлар сынауларны җиңеп чыктык, чөнки без бергә булдык. Шул рәвешле безнең бердәмлегебез, шулай ук үз-үзебезгә, көчебезгә, мөмкинлекләребезгә ышанычыбыз ныгыды», - дип билгеләде Путин.

«Әйе, безгә әле күп нәрсәләрне хәл итәргә кирәк булачак. Әмма без инде эшләнгән эшләр белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Бу – безнең уртак казаныш һәм алга таба үсү өчен ныклы нигез», - дип ышаныч белдерде ул.

«Безнең бәйсез, ирекле һәм көчле илебез катлаулы сынауларга җавап бирә алды. Хәзер исә, яңа ел бусагасында торганда, без киләчәк турында уйлыйбыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз, бары алга гына атлаячакбыз», - дип белдерде Президент.

«Россиянең язмышы, гражданнарның иминлеге безнең өчен һәрвакыт абсолют кыйммәт булды, һәм шулай булачак та», - дип өстәде бу уңайдан Владимир Путин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ник Кирьос

Кирьос: Нужно чудо, чтобы запястье выдержало Australian Open






От Серебряковой до Нестеровой. «Культура» о самых интересных выставках января

Дело возбудили после травмирования детей на ледяной горке во Владивостоке

Башара Асада пытались отравить в Москве

В Москве женщина вломилась в салоне красоты и забрала с собой косметику