Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе биш баланың Яңа ел теләген үтәде

0

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова акциядә катнашучы биш баланың Яңа ел теләген үтәде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Бүләкләрне әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар, шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алды.

Гүзәл Хәбетдинова балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен гаиләләргә үзе барды. Аның белән бергә балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы да килде.

Балалар тюбинг, чыбыксыз колакчын, спорт товарлары кибетенә сертификат, телефон һәм кышкы спорт костюмы сораган. Аларның теләкләре администрация бинасындагы Яңа ел чыршысын бизәгән уенчык шарлар рәвешендә открыткага язылган иде.

Балаларның барлык теләкләре дә үтәлде. Ләкин сюрпризлар моның белән генә бетмәде: балалар шулай ук Яңа ел тылсымчысы — Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев выступит на турнире категории ATP-250 в Марселе






Партию электросамокатов закупили столичные кладбища

Бородавко заявил, что Большунову сейчас лучше тренироваться в Европе

Омичи в Москве смогут обратиться за помощью в сложных ситуациях в представительство региона

Приложению «Метро Москвы» исполнилось восемь лет