Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда 1 гыйнварда берничә мәйданчыкта бәйрәм программасы тәкъдим ителә

0

2025 елның беренче көнендә бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узачак. Күңел ачу программасында бию һәм музыкаль кичәләр, спектакльләр һәм кино бар. Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Крылья Советов» паркында ретродискотека узачак. Бәйрәм программасы совет киносына багышлана.

Үзәк чыршы шәһәрчеге «Театраль Яңа ел» проекты кысаларында чаралар тәкъдим итә. Алар 17:00 сәгатьтә башлана. Әлеге локациядә чаралар 6 гыйнварга кадәр планлаштырылган.

Аерым алганда, алты көн дәвамында шәһәрнең мәдәният учреждениеләре коллективлары, шулай ук «Оперение» һәм «Апуш» театр студияләренең яшь артистлары «Щелкунчик», «Бременские музыканты», «Новогодние игрушки», «Новый год офлайн» спектакльләрен күрсәтәчәк. Шәһәрлеләр алдында эстрада артистлары да чыгыш ясаячак: Казан шәһәр филармониясе йолдызлары, Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music, «Городские пижоны» кавер-төркеме, Дмитрий Железнов капелласы, шулай ук Бабл-Гам диджей мәктәбе.

«Черек күл» паркында 9:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр кино күрсәтү марафоны уза. Татарстан башкаласында яшәүчеләр «Гарри Поттер»ның барлык серияләрен карый ала.

Кремль территориясендә 12.00 сәгатьтә «Әби сандыгы» спектакле башлана. Шулай ук шәһәр халкы «Окно в прошлое» интерактив куелышын карый алачак, анда Кыш бабай һәм Кар кызы катнаша. Спектакльне 15:15, 18:00, 19:00 һәм 20: 00 сәгатьләрдә күрсәтәләр. Казанлылар 16.00 сәгаттә «Волшебные огоньки» куелышына чакырыла.

Шулай ук Кремль территориясендә 10:30 һәм 13:00 сәгатьтә «Добрый интерактив» була. 11:00 сәгатьтән тимерче остаханәсе ачыла, ул 4 сәгать дәвам итә. Казан халкы тәңкәләр ясау һәм сугу буенча мастер-классларда катнаша, тимерчелек һөнәренең нигезләре белән таныша ала. 12:00 һәм 14:00 сәгатьләрдә кунакларны «Как Иван-Пушкарь Новый год спасал» музыкаль-театральләштерелгән тамашага чакыралар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович взял медицинский таймаут в матче с Алькарасом на AO






Врач: Протеиновые коктейли и энергетики могут быть причинами облысения у подростков

Готов фундамент перехода через Егорьевское шоссе в Подмосковье

Более 9 млн раз пассажиры узнали время прибытия транспорта с помощью куар-кодов на остановках

Плавучий СПГ-завод Gimi FLNG получила первый газ с проекта GTA