Россиядә минималь хезмәт хакы гыйнвардан 16,6 процентка артты
Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 1 гыйнвардан 22440 сумга кадәр артты, үсеш 16,6 процент тәшкил итә. Бу хакта федераль законда белдерелә.
Искәртик, узган ел минималь хезмәт хакы 19242 сум булган, аның үсеше алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда 18,5 процент тәшкил иткән.
«2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен аена 22440 сум итеп билгеләргә», – диелгән законда.
Минималь хезмәт хакы 4,2 млн россиялегә кагылачак, дип билгеләп үтелә.
Минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон узган елның октябрендә кабул ителде.