Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Швейцариядә 2025 елның 1 гыйнварыннан кайбер урыннарда пәрәнҗә һәм никаб киюне тыйдылар

0

Швейцариядә 2025 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать урыннарында пәрәнҗә һәм никаб киюне тыйдылар. Закон әлеге таләпне бозган өчен 100-1000 Швейцария франкы (110,2-1 102 доллар) күләмендә штрафка тартуны күздә тота, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Элегрәк Швейцариядә яшәүчеләрнең 51 проценты әлеге инициативаны хуплаган иде. Тавыш бирү 2021 елның мартында узды.

Закон пәрәнҗә һәм никабка гына түгел, футбол фанатлары кия торган балаклавага да кагыла. Кибет, ресторан, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать транспортында киемнең мондый элементын киюне тыйдылар. Шулай да йөзне каплый торган киемне гыйбадәтханәләрдә, карнавалларда яки суыктан саклану максатыннан кияргә рөхсәт ителә.

Швейцария лидеры Карин Келлер-Зуттер билгеләп үткәнчә, әлеге тыю илдә яшәүче 400 мең мөселманга гына кагылачак. Өстәвенә, сәясәтче сүзләренчә, алар арасында хатын-кызларның 20-30ы гына никаб кия.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Михаил Кукушкин

Михаил Кукушкин удачно стартовал на турнире во Франции






Специалисты рассказали, что для видеомэппинг ровный экран не нужен

Специалисты рассказали, как сделать виртуальные объекты из ничего

О ДТП, безопасности на дорогах и предложениях ГАИ поговорили на «Серебряном дожде». Главное

Суд приостановил производство по делу бывшего ухажера Волочковой Дюрана