Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда шәхси йорт бәясе бер ел эчендә 8,7 процентка кыйммәтләнгән

0

2024 елда Татарстанда шәхси йортларның бәясе 8,7 процентка, ә соңгы кварталда 6 процентка арткан. Ел ахырында ул 8,4 миллионнан артып киткән, дип хәбәр итә «Мир квартир» порталы аналитиклары.

Аларның мәгълүматлары буенча, ел дәвамында тәкъдимнәр саны чирек тапкырга диярлек – 24 процентка арткан. Әмма базар актив түгел, чөнки сатып алучылар киресенчә, көндәлек ихтыяҗларга бәяләр арту аркасында, торак сатып алуны кичектереп тора.

Дүртенче квартал йомгаклары буенча, 85 төбәкнең 75ендә шәхси йортлар кыйммәтләнгән. Иң зур үсеш Чукотка автономияле округында күзәтелгән – +33,3 процент, Магадан өлкәсендә +23,6 процентка, Ленинград өлкәсендә +13,2 процентка арткан. Иң кыйммәт бәя Мәскәүдә – 30 млн сум чамасы, аннан соң Санкт-Петербург – 22,3 млн һәм Мәскәү өлкәсе – 19,2 млн. Чагыштыру өчен: Татарстанда шәхси йорт сатып алу уртача 8,3 млн сумга чыга – бу 23 урын.

Аналитиклар фикеренчә, 2024 елда шәхси йортларның уртача мәйданы кимегән – 114 квадрат метр. Аннан алдагы елда йортларның уртача күләме 118 «квадрат» булган, дип яза «Татар-информ».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Александр Зверев и Хольгер Руне сыграют на турнире ATP-500 в Рио-де-Жанейро






Специалисты рассказали, как сделать виртуальные объекты из ничего

Эксперт назвал опыт Москвы по привлечению горожан к тестированию ИИ передовым

Стамбульский мажор на перевоспитании: Радио Romantika рекомендует «Холоп. Великолепный век»

В ГД предложили новую инициативу по контролю отдыха чиновников