Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Самара өлкәсенең Гали авылында «Мирас» иҗат төркеменең 30 еллык юбилей кичәсе булды

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Фәния Кәримова һәм Саимә Морзаханованың «Гали авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә «Мирас» иҗат төркеменең 30 еллык юбилей кичәсе үтте» дигән язмасы чыкты.

Мондый олы бәйрәм безнең авыл сәхнәсендә булганы юк иде әле. Тулы зал халык җыелды, дип яза Гали авылы хәбәрчесе Саимә Морзаханова. Коллектив җитәкчесе Зөлфим Асылгәрәева һәм Гөлчәчәк Таҗетдинова бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. Зөлфим көчле алкышлар астында төркемне сәхнәгә чакырды.

Тамаша «Мирас» башкаруында төрле елларда яңгыраган татар халык җырларыннан тезмә белән башланып китте. Аннан Саимә Морзаханова сүзләренә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар көенә язылган «Гали авылы» гимны яңгырады. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев ансамбльне үз исеменнән дә, авыл халкы исеменнән дә котлады һәм бүләкләде.

Кичәдә «Мирас» төркеменә эш һәм акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән мәрхүм Расих Латыйпов, мәдәният хезмәткәрләре Җәгъфәр Кәлимуллин, Асия һәм Рәфхәт Әхмәдиевлар, Сания Әмирова, Гөлнур Карипова, Равил Манашевлар искә алынды.

Гомумән, «Мирас» төркеменә күпләр ярдәм итә. Менә, мәсәлән, эшкуар Дания Тулова сәхнә костюмнары тегүдә матди ярдәм күрсәтеп тора, аларны зәвыклы итеп Флера Низамова тегә, Гөлшат Хәйруллина чыгышларын видеотасмага төшерә, Кәүсәр Шәйхетдинова бөтен эшләрен оештыруда ярдәм итә. Тамаша бик озак, караңгы төнгә кадәр барды һәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Ансамбльнең тарихына килгәндә, утыз ел элек оешканда аны «Чишмә» дип атаган булганнар. Ансамбльдә төрле һөнәр ияләре — укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, җырга-моңга гашыйк булган авыл эшчәннәре иҗат итә.

Фольклор төркем үз алдына борынгы татар җырларын сәхнәгә кайтару һәм авылдашларының күңелен күрү максатын куя. Иҗатка сәләте булган кешеләрне үз тирәсенә җыюда ансамбль җитәкчеләренең роле ифрат зур була. «Чишмә» төркеме башында Асия Әхмәдиева торган булса, 2016 елда аны Зөлфим Асылгәрәева алыштыра. 2017 елда ансамбльнең исеме «Мирас» дип үзгәртелә. Коллективка Рузия Йосыпова, Гөлия Мөхәммәтова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Рушания Манашева, Ләйлә Гөзәерова, Гөлчәчәк Таҗетдинова, Әлфира Гайнанова киләләр. Төрле һөнәр ияләрен һәм төрле яшьтәге кешеләрне татар җырына мәхәббәт берләштерә.

- Без гореф-гадәтләребезне сурәтләгән «Каз өмәсе», «Киез кату», «Туй» кебек фольклор күренешләрне дә сәхнәгә куябыз. Татар фольклор сәнгате милләтебезнең сәләтен, җыр һәм биюләрен, холык-фигылен тулысынча тасвирлый. Ә без, шушы эшчәнлегебез белән буыннар алмашы беркайчан туктамасын өчен, бар көчебезне дә куябыз, — дип сөйли Зөлфим Асылгәрәева.

Бүгенге көндә «Мирас» фольклор ансамбле – өлгереп җиткән коллектив. Ул үз алдына җырлар һәм фольклор аша туган телебезне саклау, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга илтеп тапшыру максатын куя. Әлеге коллективның һәр концертын тамашачылар көтеп алалар һәм бик җылы кабул итәләр. Авыл, район, өлкә күләмендә үткәрелгән бер генә чара да бу ансамбльдән башка узмый.

«Мирас» коллективы бик күп милләтара чараларны татар милли төсмерләре белән бизи, өлкәбездә генә түгел, күрше регионнарда да дан тота, конкурс-фестивальләрдә лаеклы урыннар алып кайта.

- 2009 елда Гали авылында беренче мәртәбә узган «Халкым минем» иҗат фестивалендә катнашкан идек. «Туй» күренеше белән беренче урынны яуладык. Бу безнең күңелләргә иҗат канатлары куйды. Тора-бара онытылмас сәфәрләребез дә булды, иҗатташ дуслар белән очраштык, тәҗрибә тупладык, яңа җирләр күрдек, татар иҗатына гашыйк булган күп фикердәшләр белән танышып, тәҗрибә уртаклаштык. Әйе, истәлекле мизгелләр күп булды, - дип искә ала Зөлфим ханым.

— Коллективыбыз бик тату, монда очраклы кешеләр юк. Кайгы-хәсрәт килгәндә, бер-беребезгә ярдәм итешәбез, программаларыбызны да киңәшеп эшлибез. Шунысы сөендерә — үзешчәннәребез бик теләп, калдырмыйча репетицияләргә йөриләр. Бу ансамбль эшчәнлегендә бик зур роль уйный. Бигрәк тә өлкә күләмендә үткәрелгән милли чараларда катнашырга тырышабыз, шуңа күрә репетицияләрне дә даими үткәреп, номерларыбызны яңартып, тавышларыбызны чарлап торабыз, — дип сөйли Зөлфим Нәзәхетдин кызы.

Аны бит юкка гына ансамбльнең йөрәге дип атамыйлар.

- Мин «Мирас»ка 30 ел буе йөрим. Бәйрәм чараларына әзерләнгәндә коллектив белән ешрак очрашабыз. Ләкин дөнья бит ул гел бертөрле түгел, көтмәгәндә ниндидер ашыгыч эшләр дә килеп чыгарга мөмкин. Ничек кенә арыган булсам да, бөтен эшемне ташлап, клубка киләм, иҗатташ дусларым арасында җаныма рәхәтлек алам, ару-талуларым тарала, җыр-моң аша күңелемә илаһи көч сеңә, — дип сөйли Гөлия Мөхәммәтова.

«Мирас» фольклор ансамбле коллективына яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешергә, зур үрләр яуларга насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз. Татар халык фольклор ансамбле исемен алу көне дә ерак түгелдер, дип ышанабыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Астана? Бублик назвал город, в котором будет жить после завершения карьеры






В Карелии перевернулся автобус с туристами

Балахнин ответил, какие позиции нужно усилить «Ростову»

«Россети Московский регион» обеспечили мощностью механизацию кластера в ТиНАО

Готовится ли российский подводный флот к возрождению?