Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

2025 елда машина бәяләре 30 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин

0

2025 елда машиналар, рубль курсына карап, 30 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Мондый фараз белән «Автостат» агентлыгы генераль директоры Сергей Целиков бүлеште. Аның сүзләрен «Газета.ру» китерә.

Автомобиль бик зур валюта өлешенә ия, дип аңлатты эксперт. Нәкъ менә шул сәбәпле аның бәясенә валюта котировкалары тәэсир итә. Әгәр доллар 100 сум тирәсендә калса, машиналар 10 процентка кыйммәтләнәчәк, ә валюта 120 сумга кадәр артса, автомобильләр инде 30 процентка кыйммәтрәк булачак.

Тотылган машиналарга килгәндә, алар инде ел башында ук 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясендә шулай дип саныйлар. Экспертлар әйтүенчә, бәяләр күтәрелү утилизация җыемы артуга, инфляция үсүгә, рубль кимүгә һәм төп ставка югары булу сәбәпле автокредитлар белән катлаулы вәзгыятькә китерәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Кытай машиналары, сатып алганнан соң бер ел узгач, 50 процентка арзанлана. Соңрак татарстанлылар Кытай машиналарында йөрү турында фикерләре белән уртаклашты. Кайберәүләр мондый машиналардан куркырга кирәкми, дип белдерде, ә кемдер инде 3-4 елдан соң ук проблемалар белән очрашкан. Бу хакта тулырак – материалда.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина за 26 минут оформила разгром на турнире за 4 миллиарда






Будто лопатой по голове: Минздрав приготовил отмену больничных в России

Ежегодная акция "Ночь театров" пойдет 27 марта 2025 года в Москве

Отец пропавшей в Дагестане студентки не смог оспорить в апелляции свое увольнение из МВД 

Горожанам напомнили о главных правилах газовой безопасности в быту