Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Байден Россиягә каршы санкцияләрне арттырырга җыена

0

Америка Президенты Джо Байденның китеп баручы администрациясе Россиягә каршы өстәмә санкцияләр кертергә ниятли. Чикләү чаралары Россия нефтен барреле өчен 60 доллардан кыйммәтрәк бәядән ташый торган танкерларга кагыла. Бу хакта ике чыганакка сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.

«Бу зур [санкцияләр] пакет булачак», – дигән агентлыкның бер әңгәмәдәше. Шул ук вакытта икенче чыганак сүзләренчә, рестрикцияләр «билгеләнгән бәя чигеннән кыйммәтрәк (бер баррель өчен 60 доллар) нефть (Россиянеке) белән сәүдә итә торган кайбер челтәрләрдәге» затларга кагылырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Reuters хәбәр иткәнчә, моңа бәйле рәвештә Россия бәя лимитын читләтеп узу өчен «күләгә флот» куллана. Агентлык мәгълүматлары буенча, сүз йөзләгән судно турында бара, ә АКШ санкцияләрне бары тик аларның дистәләгәненә каршы гына кертте.

Баштарак Американың финанслар министры Джанет Йеллен Кушма Штатлар Россия нефтен ташый торган танкерларга өстәмә санкцияләр кертү мөмкинлеген карый дип хәбәр иткән иде. Шулай ук ул Россиядән нефть китерү белән бәйле Кытай банкларына каршы чикләү чараларын да кире какмады.

Әле моңа кадәр Россия энергия чыганакларын сатып алучыларга чикләүләр кертү планнары турында Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән хәбәр иткән иде.

«Зур җиделек» илләре, Европа Союзы һәм Австралия Россия нефте өчен бәяләрнең чиген бер барреле өчен 60 доллар күләмендә 2022 елның 5 декабрендә билгеләде. Соңрак, 2023 елның 5 февралендә Россиядә нефть продуктларына бәя лимиты гамәлгә кертелде. Бәянең максимумын кабат карарга берничә тапкыр тәкъдим иттеләр, әмма бу эшләнмәде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной дали совет после расставания с тренером






Минстрой изменит порядок оплаты отопления

СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ ВОЗМОЖНО! И ДЕЛО А.С. ПУШКИНА. Видео! Доработка "Орешника". В.В. Путин, Д.Ф. Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Осужденный за финансирование ИГ тренер Исматзода объявлен террористом

Надрез на любовь. Москвички меняют судьбу операциями на ладони