Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтнең васыятен әйтте

0

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивы мәсьәләсендә васыятсен әйтте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«Нәкый аганың васыяте бар. Күрәсең, заманында аны рәнҗеткән булганнардыр. Нәкый Исәнбәтнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына кайтмаячак. Беркайчан да. Монда Нәкый Исәнбәтнең туганнары бар, алар бу хәлне белә. Исән чагында, Йолдыз апа да миңа әйтте. «Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре минем архив белән эшләргә тиеш түгел», - дип, Нәкый ага васыятен язып калдырган. Чөнки ул вакытта аларга ышанмаган», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, галим буларак архивы белән эшләү өчен төп варисы итеп Булат Гыйззәтуллинны әзерләгән булган. Ул Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. «Кызганыч, Булат абый үлеп киткән. Нәкый аганың архивын өйрәнергә килгәч, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләмимме дип, мине кырык тапкыр тикшерделәр. Мин сезгә моны әйтергә мәҗбүр», - диде Миләүшә Хәбетдинова.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков хәзер институтта башка кешеләр эшләвен әйтте. «Нәкый аганы рәнҗеткән кешеләрнең дә урыннары җәннәттә булсын дип әйтә алабыз. Исәннәре дә бардыр. Әмма икенче ягы бар бит: фәнгә зыян килергә тиеш түгел. Институт җитәкчесе буларак, ихластан әйтәм: безнең галимнәр җигелеп эшләргә әзер», - диде ул.

«Хәзер эшләмәсәк, алга таба аның ничек буласын мин әйтә алмыйм. Теләк булганда эшләргә кирәк. «Мирасханә» үзәгенә дә шактый архивлар кайта башлады. Реставрация лабораториясен дә булдырырга планлаштырып торабыз. Андый лабораторияләр Россия күләмендә санарлык кына. Бу безнең казаныш. Кулъязмаларны саклау гына түгел, аны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк. Шундый мөмкинлекләр булганда Нәкый аганың мәңгеләштерик һәм халыкка җиткерик», - диде институт директоры.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA расстроила Зарину Дияс после победы за Казахстан






WhatsApp всё-таки покинул Россию? Пользователи массово жалуются на сбой в работе приложения

Московские судебные служащие почтили память героев ВОВ в Музее Победы

Зима ворвется резко и без предупреждения: Вильфанд изменил прогноз на Пасху — нас ждут снег и морозы

Суд в Москве оштрафовал двух иностранцев за призыв совершить намаз в метро