Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Дәүләт торак фонды 11 елда 5,3 мең ятим баланы торак белән тәэмин иткән

0

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (аннары — ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды) 2013 елдан бирле «Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 5346 фатир тапшырган. 2024 елда 621 фатир тапшырылды, дип хәбәр итә Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

Ведомствода белдерүләренчә, бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен — гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү бурычын үтәргә мөмкинлек биргән. Программада катнашучылар дәүләт хисабына республиканың төрле шәһәр һәм районнарындагы социаль ипотека йортларында бер бүлмәле фатирлар алды.

Фатирлар барысы да яшәү өчен тулысынча әзер. Шулай ук фатирлар сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпләү счетчиклары белән җиһазландырылган.

Элегрәк Дәүләт торак фонды ел саен 300гә якын ятим баланы торак белән тәэмин иткән. 2020 елдан башлап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ятим балаларга бирелә торган торак санын икеләтә – елына 600 фатирга кадәр арттыру турында карар кабул итте.

2025 ел башыннан Россиядә икътисадтан алып экологиягә кадәр барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар башлап җибәрелде. Быел Татарстанда шулар арасыннан 11 проект гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Әлеге проектларга бәйле чараларга 44,2 миллиард сум юнәлтеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российским теннисистам будет сложно остаться в топ‑10 рейтингов WTA и ATP, считает Чесноков






В Госдуме призвали певца Алексея Воробьева вернуться из США в Россию

Полиция проведет проверку по факту инцидента на рейсе Нижнекамск – Москва

Показ «Лебединого озера» в Большом театре приурочили к 115-летию со дня рождения Улановой

Как современная русская культура пришла в Африку