Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Башкортстанда ял базасында 15 кеше агуланган

0

Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе Октябрьск шәһәрендәге «Уязы-Тау» тау чаңгысы үзәгенең ял базасында һәм җәмәгать туклануы биналарында тикшерү үткәрде. Анда узган атнада Мәскәүдән килгән 15 кунак агуланган.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланган. Урында аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән, аларның бер өлеше кичекмәстән бетерелгән. Вазгыять белгечләр контролендә калачак, шул исәптән башка күрсәтмәләр дә үтәлергә тиеш.

Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе туристлар төркеменең азык белән агулану факты буенча җинаять эше кузгаткан иде. 8 өлкән һәм 7 балада ротавирус инфекциясе симптомнары барлыкка килгән. Алар барысы да тау чаңгысы үзәгендә булган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса