Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Александр Шадриков: Татарстанда су алу җайланмалары тулысынча ревизияләнде

0

Татарстанда су алу җайланмалары тулысынча ревизияләнүен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясендә министр Александр Шадриков билгеләде.

«Республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча су алу җайланмаларын ревизияләү буенча масштаблы эш оештырылды һәм тулысынча 100 процентка башкарылган беренче төбәк булдык. Татарстанда водозаборлар тулысынча ревизияләнде. Җир асты суларыннан файдалануның максималь нәтиҗәлелеге өчен 2022 елда «Геоцентр» учреждениесе карамагындагы оешма көче белән су алу җайланмаларын ревизияләү эше башланган иде. Өч ел дәвамында 43 районның водозабор урыннары тикшерелде», – диде Александр Шадриков.

Шулай ук министр эчәргә яраклы су чыганакларына да игътибар артуын әйтте. «Россиядә 2023 елдан эчә торган су белән тәэмин итә торган бердәм мәгълүмати ресурс булдыруга керештеләр. Безнең республикада мондый реестр әзер инде», – диде ул.

«Узган алты елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан Татарстанда табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум юнәлдерелгән. Шул исәптән 41 млрд сумнан күбрәге – республика предприятиеләреннән кергән өлеш. Татарстан тирә-яктагы мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып танылды», – диде Шадриков.

Коллегия барышында шулай ук Татарстанның экологик оешмалары, яшь экологлар хәрәкәтләре тәкъдим иткән күргәзмәләр эшләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко рассказала о проблемах со здоровьем






В Госдуме предложили ввести госрегулирование цен на жилье

К 80-летию Победы началась федеральная акция «Игрушка ветерану»

Россиянку приговорили к 15 годам за оставление младенца в Анталье

День святителя Алексия. Что можно и что нельзя делать 25 февраля 2025 года