Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Танылган татар композиторы Сәйяр Хәбибуллинга 94 яшь тулды

0

Бүген танылган татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинга 94 яшь тулды. Ул бөтен гомерен милли инструменталь музыка иҗат итүгә багышлаган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм сектор мөдире Сөмбел Таишева котларга килгән.

Эмиль Венерович бүләк, Тулы вәкаләтле вәкиллек пешекчеләре әзерләгән татар халкының милли ризыгын тапшырды һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның котлавын укыды.

«Сәйяр Знатдинович, бүген сез танылган татар композиторлары арасында хөрмәтле һәм абруйлы шәхес. Сез дистә еллар дәвамында татар халкының музыка мирасын баетуга хезмәт иттегез. Безнең халык башкалада шундый искиткеч композитор булуы белән чын күңелдән горурлана!» - диелгән анда.

Бүген Сәйяр Хәбибуллин музыкасы Татарстан телевидениесендә һәм радиосында еш яңгырый. Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында туган композиторның лирик композицияләре документаль фильмнар һәм тапшырулар әзерләгәндә кулланыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«Мечта осуществилась»: Андреева выиграла турнир в Дубае и ворвалась в топ-10 рейтинга WTA






Подмосковный театр «Русский балет» выступит для участников СВО 28 февраля

Shоt: у Ефремова в ИК обнаружили смартфон с выходом в интернет

В Москве разработали пластики для первого российского серийного электромобиля

Сиделка украла у московского пенсионера 450 тыс. рублей с карты