Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Актаныш районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ильясовны сак астында калдырдылар

0

Чаллы шәһәр суды Актаныш районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рөстәм Ильясовны сак астында калдырды. Ул 20 мартка кадәр тикшерү изоляторында булачак. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүче сак астында тоту вакытын озайту турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ул моны барлык зыян күрүчеләрне сораштыру, яңа шаһитлар табу, шулай ук шикләнелүченең милек хәленә төгәллек кертү кирәклеге белән аңлатты. Прокуратура бу таләпләрне хуплады.

Үз чиратында, гаепләнүче һәм аның адвокаты үтенечне канәгатьләндерүгә каршы чыкты.

Суд Рөстәм Ильясов тикшерү һәм суд органнарыннан качып йөрергә, шаһитларга басым ясарга һәм эш буенча производствога башка рәвешле комачаулык итәргә мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Нәтиҗәдә, суд аның сак астында булу вакытын озайтты.

Искәртеп узабыз, Актаныш районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә карата «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Аны 2024 елны ноябрендә тоткарладылар.

Тикшерү версиясе буенча Ильясов, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгәндә, кул астындагы кешеләр аркылы, Мөслим авылында дүрт «Сабан туе» бәйрәмен үткәргән вакытта сәүдә палаткаларын урнаштыру өчен эшкуарлардан законсыз рәвештә акча җыюны оештырган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Красноярская теннисистка Мирра Андреева выиграла турнир WTA 1000 в Дубае






Две тысячи киокусинкай-каратистов со всего мира встретились в Москве

Сокращение предметов ОГЭ для девятиклассников одобряют 33% новосибирцев

Десятки вкладчиков обвинили бывшего священника в хищении более 1 млрд рублей

Ампир, эклектика и неоклассика: три особняка признаны памятниками архитектуры