Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2025

Татарстанда атна ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы саклана

0

Алдагы көннәрдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы фаразлана – явым-төшем һәм бураннар тынлык һәм салкыннар белән чиратлашачак. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә шулай дип белдерделәр.

Әйтик, иртәгә, 17 гыйнварда, төнлә көнчыгышта антициклон йогынтысы саклана. Явым-төшем көтелми, шулай да республиканың көнбатыш өлешенә чираттагы атмосфера фронты килә – биредә бераз кар яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә инде төбәкнең күпчелек өлешендә кар һәм җепшек кар явачак. Аерым районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -15..-10 градус, көндез -6..-1 градус, Татарстанның көнчыгышында -10 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Шимбә һәм якшәмбе республикага төньяк циклон йогынты ясаячак. Янә кар һәм җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы -7..-1 градус, көнчыгышта -12 градус тәшкил итсә, көндез исә -5..+1 градуска кадәр җылытачак.

20 гыйнварда температура төнлә -8..-3 градус, көндез -6..-1 градус тәшкил итәр дип көтелә.

21 гыйнварда Татарстанга югары басым йогынты ясаячак. Явым-төшем туктый, ә температура төнлә -15..-10, көндез -11..-6 градуска кадәр түбәнәячәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева призналась, что из-за суеверия играла в юбке с дыркой на турнире WTA в Дубае






Что за цифры на письмах

С видом на горы: ипотечные ставки на Кавказе в 1,5 раза превысили средние по РФ

Мама 13-летней Тани Кашириной, убитой соседом: «Мне он нужен был живым. Хотела смотреть в глаза этого оборотня»

Напоминает тяжелые формы гриппа. В Москве зафиксирован резкий скачок крайне заразного вируса