Айдар Шәймәрданов: Көрәшчеләр арасында сөйләшү дигән гадәт бар
Танылган журналист, «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең продюсеры Айдар Шәймәрданов көрәш җанатарларын һәм җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә, көрәшчеләрнең алдан сөйләшеп бил алышулары проблемасы турында белдерде. Аның фикеренчә, әлеге фактор милли спорт төренең дәрәҗәсен түбән төшерә. Бу хакта ул «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Көрәшчеләр арасында сөйләшү дигән гадәт бар. Алар инде көрәш башланганчы, һәрбер районнан мин барам да син барам дип сөйләшеп куялар. Гадәттә яшь егетләребез җан биреп көрәшә, шул ук вакытта шкаф артында акча бүлеп ятучылар дә булды. Яшь егетләргә нинди үрнәк күрсәтү бу? Эшләмәскә, сөйләшергә һәм көрәшмәскә. Ә сөйләшеп кенә йөрсәң, көрәшнең дәрәҗәсе үсмәячәк», – диде ул.
Шулай ук Айдар Шәймәрданов «Манзара» премиясе кысаларында бүгенге көндә көрәшчеләрне таныту, әлеге спорт төрен популяр итү юнәлешендә зур эш алып барылуын билгеләп үтте.
«Шәхес тәрбияләү авыррак. Чөнки без бүген күләмлелек, зур масштаблар турында сөйләшәбез. Ә бер кешене күзәтсәк, менә көрәш аркасында баеды, көрәш белән шөгыльләнеп, шундый дәрәҗәгә җитте дип әйтерлек кеше юк. Безнең лидерларыбыз юк. Әле күптән түгел шаккаттым, бер егетебез, спорт остасы, ничә тапкыр төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңгән көрәшче машина юучы булып эшли. Димәк, көрәшнең аңа кирәге юк, чөнки аңа акча эшләргә, тормыш корырга кирәк. Шуңа күрә без – реклама, продюссерлык хезмәтен үтибез дисәк тә буладыр», – диде ул.